«Мәдәният – халык күңеле»: татар мәдәнияте көне (12+)

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 28 һәм 29 октябрьләрдә 13 нче санлы китапханә 17 нче Балалар бию сәнгате мәктәбе һәм 33 нче урта мәктәп белән берлектә «Мәдәният – халык күңеле» исеме астында татар мәдәнияте көне үткәрде.

день татарской культуры
13 ф.день татарской культуры (2)
13 ф.день татарской культуры (3)
13 ф.день татарской культуры (3)
13ф. День татарской культуры
13 ф.день татарской культуры (4)
13 ф.день татарской культуры (4)
13ф. День татарской культуры
13 ф.день татарской культуры
13 ф.день татарской культуры
13ф.День татарской культуры (2)
13ф.День татарской культуры (2)

Чара кунаклары өчен татар халкының күп гасырлык тарихына экскурс үткәрделәр, тирән мәгънәгә ия һәм тарихи яктан әһәмиятле милли бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Шулай ук яшь китап сөючеләр Татарстан мәдәниятендә якты эз калдырган күренекле шәхесләр белән танышты. 
Яшьләрне татар профессиональ музыкасы, фольклорының чишмә башы турында мәгълүмат кызыксындырды. Балалар республиканың М.Мозаффаров, Р.Әхиярова кебек танылган күп кенә композиторларының әсәрләрен тыңладылар; композиторлар турында әңгәмәдә актив катнаштылар, таныш образларны белделәр, аларның иҗаты белән кызыксындылар һәм сораулар бирделәр.  
Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре төрлелегенә һәм бердәмлегенә багышланган «Туган телем – назлы гөлем» күргәзмәсендәге басмаларны зур кызыксыну белән өйрәнделәр; татар язучыларының нәфис әдәбияты белән таныштылар. Чара бөек татар язучылары, актерлар, рәссамнар һәм җырчылар турында «Татар халык энҗеләре» презентациясе белән үрелеп барды.  
17 нче Балалар бию сәнгате мәктәбенең яшь артистлары туган як турында шигырьләр укып кына калмады, ә татар халык биюе дә башкарды, «Тимербай» халык музыкаль уены татар халык йолаларына якынаерга ярдәм итте, ә китапханәдә борынгы бабаларыбызның «Тубәтәйле», «Агыйдел» уеннарын искә төшерделәр. 
Теләге булганнар чигү буенча мастер-класста катнашты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: